Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава торышы бозылу сәбәпле, «Аэрофлот» Казанга һәм Чаллыга рейсларны кичектергән
Шереметьеводан Россиянең төрле шәһәрләренә 11 рейс кичектерелгән.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Һава торышы начар булу сәбәпле, «Аэрофлот» Шереметьеводан Казан һәм Чаллы шәһәренә рейсларны гамәлдән чыгарды. Бу хакта авиакомпаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Бүген Шереметьево аэропортыннан, начар һава торышы фаразына бәйле рәвештә, Россиянең төрле шәһәрләренә, шул исәптән Казанга һәм Яр Чаллыга 11 рейс гамәлдән чыгарылган», – диделәр «Аэрофлот» авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, Шереметьеводан очып китүче яки анда килергә тиешле тагын 17 рейс тоткарланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз