news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атом-төш медицинасы үзәген ачу Казан өчен зур әһәмияткә ия булачак

Министр сүзләренә караганда, үзәк ачылу онкологик авыруларны дәвалау, онкологик хезмәтне модернизацияләү максатын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген республикабызның сәлаәмтлек саклау министры Айрат Фәррахов журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, Татарстанда Атом-төш медицинасы үзәге ачылу Казан өчен зур әһәмияткә ия. Федераль бюджет бу проектны тормышка ашыруга - 437 миллион, республика бюджеты 200 миллион сум бүлеп бирә. Үзәк ачылу онкологик авыруларны дәвалау, онкологик хезмәтне модернизацияләү максатын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot