news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

#атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева да кушылды

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

#атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева да кушылды
Султан Исхаков

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева да кушылды.

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты.Аны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, соңрак Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университеты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин кушылды.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot