Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районының Яңа Шашы мәдәният йортына Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде
Әтнә районының Яңа Шашы мәдәният йортына Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.
Театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган, озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән, күп кенә әтнәләрнең тормыш юлында якты эз калдырган Гомәр Мәрдәновка исән булса 15 ноябрьдә 95 яшь тулган булыр иде. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан Яңа Шашы мәдәният йортына аның исеме бирелде.
Туган көне уңаеннан Гомәр Мәрдәнов исемендәге Яңа Шашы мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. Аны дуслары, якташлары зурлап искә алды. Ә кич белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма теартында Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштергән «Без бит авыл малае» спектакле тамашачыларга тәкъдим ителде.
Елның-елында театр коллективы аның туган көнендә, кайчандыр Гомәр абый куйган спектакльләрне кабат сәхнәгә чыгаруны күркәм бер традициягә кертте. Бу көнне театр коллективы игълан иткән укукчылар арасында иҗади бәйгегә дә нәтиҗә ясалды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз