news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә кирәк-яраклар тегә

Әтнә районының Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә ханым махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә кирәк-яраклар тегә. Бу турыда «Әтнә таңы» газетасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә Арча районыннан дару һәм уколлар салып куя торган кесәчекләр сораганнар. Ул шуларны тегү белән мәшгуль. Ә моңа кадәр үз авылларыннан киткән егетләргә, соңыннан мәдәният бүлеге соравы буенча Әтнә районыннан киткән егетләргә балаклавалар теккән.

«Анда киткән егетләр өчен җаным бик авырта, аз булса да ярдәмем тисен дидем», - ди Гөлүсә ханым.

«Гөлүсә ханым кебек ихлас күңелдән ярдәм кулы сузучылар бик күп», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100