Әтнә районына күчмә поликлиника кайтты. Авыруларны карау Бәрәскә авыл җирлеге территориясендә башланып китте. Поликлиника Комыргуҗа авылында да эшләде. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.
«Һәр авылда биш көн торабыз. Комыргуҗадан соң, Күәм, Күшәр, Олы Мәңгәр авылларында булачак», - диде җитәкче Илфак Ярмиев.
Биредә авыруларны невролог, кардиолог, эндокринолог, күз табибы, хирург онколог, хатын-кызлар табибы карый. Шулай ук УЗИ тикшеренүләре дә үтү каралган. Пациентлардан анализлар да алалар.
Күчмә поликлиника табиблары барысы да Республика клиник хастаханәсеннән килгәннәр.