Атна дәвамында Татарстанда яшәүче 25 кешедә ВИЧ-инфекция ачыкланган
Казанда һәм Яр Чаллыда алтышар очрак теркәлгән
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Татарстанда 26 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр ВИЧ-инфекциянең 25 очрагы ачыкланган. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Атна дәвамында Казанда һәм Яр Чаллыда алтышар очрак теркәлгән, Бөгелмә районында – 4, Түбән Кама районында – 3, Әлмәт районында – 2, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман районнарында 1 шәр очрак ачыкланган.