news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әскәр Абдразаков Мөслим Магомаевның 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә катнаша

Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков СССРның һәм Азәрбайҗанның халык артисты Мөслим Магомаевның 80 еллыгына багышланган концертта катнашачак.

Юбилей чарасы легендар җырчының туган көнендә, 17 августта, Бакуның «Яшел театр» концертлар комплексында узачак. Юбилей чарасын Гейдар Алиев фонды оештыра.

«Чарада халык артистлары Азер Зейналов, Динара Алиева, Эльчин Азизов, Эмин Агаларов, Самир Җәгъфәров, атказанган артист Азер Рза катнашачак. Шулай ук Яшел театр сәхнәсендә чит ил йолдызлары Нани Брегвадзе, Вахтанг Кикабидзе, Алессандро Сафина, Яна Меликаева чыгыш ясаячак. Алар Мөслим Магомаев хитларын башкарачак», - дип хәбәр итә «Спутник Азербайджан».

Мөслим Магомаев репертуарында (1942 - 2008) 600гә якын әсәр исәпләнә. Ул Бакуда җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100