news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«АС Менеджмент»ның Себер трактындагы объекларында чикләүләр бетерелгән

Суд алты арендаторның дүртесенә эшчәнлек алып барырга рөхсәт итте

  (Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанның Совет районы суды «АС Менеджмент» Идарәче компания”нең Себер тракты, 34 адресы буенча арендага алган оешмаларның дүртесенә карата чикләүләрне бетерде.

Шул рәвешле, янгын куркынычсызлыгын тикшергәннән соң, суд карары буенча «Румэкс Инструментс», «Алтын-Т» комплексы, АИКБ «Татфондбанк» һәм «Медел» клиникасы эшләрен дәвам итәчәк. «Перекресток» һәм «Юлмарт» кибетләренең эшчәнлеге чикләнгән килеш кала.

Утырышта прокурор судьяга һәм кызыксынган затларга планнан тыш тикшерү вакытында барлык биналарда да кагыйдәләр бозылуы ачыклануын аңлатты. “Эшмәкәрләргә шунда ук җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәләрен бирдек”, - дип белдерде ул.

Шулай итеп, «Румэкс Инструментс», «Татфондбанк»та, «Медел» клиникасында прокуратура вәкилләре һәм Дәүләт янгын куркынычсызлыгы инспекторлары алдында ук янгын куркынычсызлыгы җитешсезлекләрен хәл иттеләр. Прокурор белдерүенчә, “Алтын-Т” сәүдә комплексында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган. “Элегрәк ачыкланган җитешсезлекләр тикшерүгә кадәр бетерелгән”, - диде ул.

«Перекресток» һәм «Юлмарт» кибетләрендә җитешсезлекләр ахырына кадәр хәл ителмәгән, аларны оператив рәвештә хәл итү мөмкинлеге юк.

Прокурор тикшерү нәтиҗәләре буенча «АС Менеджмент» идарәче компания” нең корпусларында чаралар күрү буенча дәгъвасын үз көчендә калдырды – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу очракларын хәл иткәнче аларны файдалану тыела. Прокурор аерым керү ишекләре булган алты объект эшчәнлеген яңарту мәсьәләсен суд каравына калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100