news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өчен 170 миллион сум бүлеп бирелгән

Быел Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 53 ишегалды төзекләндереләчәк.

Агымдагы елда  «Безнең ишегалды« президент программасы кысаларында район-шәһәрдә 53 ишегалды программага керде. Шуның 8е - авылларда, шулай ук бистәләрдә. Ишегалларында төзекләндерү эшләре башланды инде. «Безнең ишегалды« президент программасы кысаларында  төзекләндерү эшләренә Зәй районына 170 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу турыда «Зәй офыклары» хәбәр итә.

«Татарстан шәһәрләре үсеше институты»  фонды  архитектура десанты яшь белгечләре бу көннәрдә Зәйдә эшли.  Архитекторлар урыннарда быел программага кергән ишегаллары биләмәләре белән таныша.

 17 майда алар Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белгечләре, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре, төзекләндерү эшләренә җаваплы затлар белән очрашты.

Алар  очрашуда концепция эшләнмәләре тәртипләре, төзекләндерү эшләре этаплары һәм башка аспектлар белән таныштырды.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100