news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин Әлмәттә «Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә булды

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Әлмәткә эш сәфәре белән килде. Полиция генерал-лейтенанты шәхси составка Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Анда полиция полковнигы Олим Отакулов билгеләнде. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

Аннары Артем Хохорин район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә «Нур» психологик ярдәм үзәгендә булды. Кунакка биометрик система һәм компьютер программасы ярдәмендә шәхес диагностикасы ничек узуын күрсәттеләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Шулай ук кече яшьтәге балалар белән белгечләрнең эшен, эмоцияләр бүлмәсен, «бәхет формуласы» практикасы уза торган ачык бүлмәне, психологик ярдәм үзәгенең үз методикасын күрсәттеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100