news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генштаб: Призывниклар махсус операциягә эләкмәячәк

Армиягә сафларына чакырылган егетләр – призывниклар махсус операциягә эләкмәячәк, алар демобилизациядән соң алар өйләренә кайта алачак. Бу хакта бүген РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, Россиядә көзге чакырылыш бер айдан соң - 1 ноябрьдә старт алачак.

«Армиягә алынучыларны һәм аларның әти-әниләрен тынычландырырга телим. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләр хезмәт итү срогы бетү белән барысы да эштән чыгарыла һәм үз вакытында яшәү урынына җибәрелә», - диде Генштаб вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100