"Kazan-Arena" стадионында Олимпия уты касәсен кабыздылар

Олимпия уты эстафетасының Татарстан этабы тәмамланды

  (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген "Kazan-Arena" стадионында Олимпия уты касәсен кабыздылар. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук атказанган спорт мастеры Светлана Демина катнашты.
ТР Премьер-министры И.Халиков билгеләп үткәнчә, 2013 ел бөтен Россия өчен Универсиада елы булды, киләсе ел Олимпиада елы булачак. “Без нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәрендә 2014 елгы Олимпиада уты биредә, 2013 елгы Универсиада башкаласында булуы белән горурланабыз”, - дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе.
Премьер-министр Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрергә ярдәм иткән барлык казанлыларга рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков Олимпиада уты Болгарда, Зөядә, Казан Кремлендә булуын искәртте. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләре, спортчылар, республика предприятиеләре хезмәткәрләре 2014 ел Олимпиадасы символын кулдан-кулга йөртте.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе шулай ук бәйрәмгә җыелган казанлыларны Яңа ел белән котлады.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Сочи Олимпиадасы уты Казанны һәм Татарстанны җылытты, дип билгеләп үтте. Универсиада шәһәр, республика һәм ил тарихына кертелде, диде, ә шулай ук аңа әзерлектә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
“Универсиада безгә яхшы сынау булды: без зур максатлар куярга һәм ирешергә өйрәндек”, - диде шәһәр мэры.
Олимпия уты касәсен кабызгач, стадионда бәйрәм дәвам итте. Стадионга шәһәр тормышындагы тарихи мизгел шаһитлары булырга күп санлы казанлылар килгән иде.