Казан шәһәре автоинспекциясе Казандагы автотранспорт хуҗаларына мөрәҗәгать белән чыкты

Башкалада транспорт “бөке”ләре хасил булу сәбәпләрен комплекслы карарга кирәк, диелә шәһәр автоинспекциясеннән алынган мәгълүматта

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Казанның үзәк урамнарында соңгы вакытта аеруча ешайган “бөке”ләр, шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларынча, Яңа елны каршылауга әзерлек һәм, зур сәүдә үзәкләрендә күп кенә товарларның бәясен төшереп сату сәбәпле, сатып алучыларның башка төбәкләрдән дә килүенә бәйле: көн саен башкалага күрше-тирә регионнардан 50-60ар мең автомобиль керә. Татарстан башкаласында теркәлү узган транспортның 300 меңнән артык булуын исәпкә алсак, шәһәр юлларындагы вазгыятьнең катлаулылыгы аңлашыла, күпләп кар яву хәлне тагын да кыенлаштыра. Берничә көн дәвамында М5 һәм М7 федераль трассалары кар тоткынында булуы чит төбәкләр автомобильләренең Казан аша узуына китерде: соңгы көннәрдә Башкортстан һәм Чувашстан Республикалары, Самара, Оренбург өлкәләре һ.б. төбәкләрдән юл алган транзит машиналар күп. Шуңа күрә, Казан “бөке”ләре хасил булу сәбәпләрен комплекслы карарга кирәк, диелә шәһәр автоинспекциясеннән алынган мәгълүматта.

Урам юлларында кар чистарту белән мәшгуль коммуналь хезмәтләргә ярдәмгә дәүләт автоинспекторлары экипажлары чыга, хәзерге вакытта иң катлаулы саналган юл чатының 25ендә алар хәрәкәт белән идарә итә.

Транспорт белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Казан шәһәре ЮХИДИ бүлеге башлыгы Юрий Абызов, юллардагы вазгыятьне исәпкә алып, шәһәр буйлап шәхси транспортта чыгудан тыелып торырга, чыккан очракта транспорт чараларын юл читендә калдырмаска чакыра һәм кар чистартуда комачаулаган машиналар эвакуацияләнәчәк, дип кисәтә.