420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда 2 сентябрьдән Сибгат Хәким урамының 5 нче номерлы йорт янындагы өлеше ябыла. Вакытлыча чикләү 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Урам ябылу “61-18 номерлы торак йорт” объекты территориясенә керү юлы салу белән бәйле, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләренә буйсынырга чакыра.