Мәскәүдән җиңү белән кайтса, Казанның “Рубин” футбол командасын аэропортта тантана көтәчәк

“Рубин” командасы Россия Кубогын алса, бүген спортчыларны каршы алучыларга автобуслар җибәрелә

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген 14.00 сәгатьтә Мәскәүнең “Арена Химки” стадионында 2008/2009 еллар Россия Кубогына футбол буенча “ЦСК” (Мәскәү) – “Рубин” (Казан) Премьер-лига командалары арасында финал ярышлары башлана.

 

Казанның “Рубин” футбол командасы бу ярышта җиңү яуласа, Казанның халыкара аэропортында аларны каршы алганда тантана оештырылачак. Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты исә, җанатарларны аэропортка кадәр илтү өчен, махсус автобуслар җибәрәчәк.

 

Аэропортка барасы автобуслар исә 17.30да “рубинлылар”ны каршы алырга барырга теләгәннәрне түбәндәге тукталышларда көтеп торачак:

            - «Җиңү проспекты» – (3 автобус);

            - «Дәрвишләр бистәсе» Липатов ур. буйлап – (3 автобус);

            - «Маршал Чуйков ур.» - (3 автобус);

            -  «Ленин исемендәге Мәдәният йорты» Олег Кошевой урамы буйлап – (3 автобус);

            - «Мәскәү базары» Декабристлар ур. буйлап – (3 автобус);

            - «Петров исемендәге парк» - (3 автобус).

 

Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта искәртелгәнчә, билет бәясе 1 юнәлеш өчен, гадәттәгечә, 15 сум итеп билгеләнгән.