^Казанның Пушкин урамы ремонтка ябыла

^Казанның Пушкин урамы ремонтка ябыла

(Казан, 31 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 7 июньдә Пушкин урамының бер ягы (Островский урамыннан К.Маркска кадәр участогы) ябыла. Юл төзүчеләр биредә асфальтбетонны яңартырга, шулай ук "Тукай мәйданы" метро станциясеннән алып, хәзерге "Боҗра" җир асты юлына кадәр җәяүлеләр өчен җир асты юлы ясарга планлаштыра. Шәһәрнең транспорт һәм элемтә комитеты урамның әлеге участогында трамвай, троллейбус һәм автобуслар хәрәкәтенең яңа схемасын соңрак хәбәр итәчәк.