Татар театрына - 100 ел//СӘХНӘДӘ - “КЫЮ КЫЗЛАР”//11 январь, №2

Татар театрына - 100 ел//СӘХНӘДӘ - “КЫЮ КЫЗЛАР”//11 январь, №2
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Кыю кызлар” спектаклен сәхнәләштерү очраклы түгел. Узган ел классик язучы, драматург Таҗи Гыйззәтнең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Спектакль Г.Камал театры сәхнәсендә тәүге тапкыр 1939 елда һәм 70 нче елларда уйналган. Әлбәттә, аны бүгенге көн таләпләренә туры китереп сәхнәләштерү режиссердан зур тырышлык сорый. Бу уңайдан Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның хезмәте аерым игътибарга лаек.

Фотосурәттә: спектакльдән күренеш.