Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда җәмәгать транспорты “ял көне” графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк

2014 елның беренче көнендә җәмәгать транспорты иртәнге 7дән генә йөри башлый һәм эш сәгатьләре 23.00га кадәр озайтыла

 (Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда җәмәгать транспорты “ял көне” графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Яңа елны каршылау төнендә 27 автобус, 3 трамвай һәм 10 троллейбус маршруты эше сәгать төнге 2гә кадәр озайтыла, ә метрополитен төн уртасына кадәр эшли.

2014 елның беренче көнендә җәмәгать транспорты иртәнге 7дән генә йөри башлый һәм эш сәгатьләре 23.00га кадәр озайтыла. 7 гыйнварда, Раштуа чаралары уздырылгач, “Үзәк стадион” тукталышында автобуслар (10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91 нче маршрутлар) һәм троллейбус (10 нчы) 1.30 сәгатькә пассажирларын алырга килә.

Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәр Башкарма комитетының транспорт буенча комитетында һәм транспорт предприятиеләрендә, гадәттән тыш вазгыять чыга калса дип, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла, 275-30-50 номерлы “кайнар линия” телефоны даими режимда эшли.

.