Башкала бюджетыннан кемгә өлеш чыкты, кайсына юк

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

 Кичә Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXVII сессиясендә башкаланың 2014 елга, планлы 2015 һәм 2016 елларга муниципаль бюджеты 50 депутатның 42се катнашында каралып кабул ителде, ләкин 2 депутат (компартия фракциясеннән) каршы тавыш бирде.

Бюджетта гомумшәһәр чаралары уздыруга, мәгариф һәм мәдәният грантларына, кече эшмәкәрлек субъектларын процент ставкаларын субсидияләүгә, тәрбияләп үстерергә бала алган гаиләнең (приемная семья) ата-анасына акчалата ярдәм итүгә, озак еллар бергә яшәп, гаилә юбилейларын уздырачак өлкән парларны зурлауга (быелга 4 млн. сум бүленгән иде) һ.б. ихтыяҗларга акча салынмаган булып чыкты, шулай ук 2014-2016 елларда муниципаль гарантияләргә өмет итмәскә кирәк, чөнки ул юк, алдагы 3 елда муниципаль бюджеттан бюджет кредитлары да бирелмәячәк.

Бюджетның бу юлы ничек бүленүенә күчкәнче, башта аның формалашуына күз салыйк.

Билгеле булганча, ул салым һәм салым булмаган керемнәрдән оеша – анысы, төгәлрәк әйткәндә, 11 млрд. 248 млн. 71 мең сум дип фаразлана. Аерым алганда, керемнәргә салымнар, керемнәр 3 млрд. 352,8 млн. сум, РФ территориясендә сатыла торган товарларга һәм хезмәтләргә салым дигәне акцизлы товарлар буенча акциялардан булып 67,7 млн., тулаем керемгә салым 1,5 млрд., милеккә салым 3 млрд. 103 млн. (физик затлар милкенә салымнан – 250 млн., уен бизнесына салымнан – 3 млн. сум, җир салымыннан – 2 млрд. 850 млн. сум), дәүләт пошлинасы 209,8 млн., дәүләти һәм муниципаль милекне файдаланганнан керемнәрдән 1 млрд. 765,7 млн., табигать ресурсларыннан файдаланганнан түләүләр 72,8 млн. сум җыелыр дип көтелә. Түләүле хезмәтләрдән керемнәр һәм дәүләт чыгымнарын компенсацияләүдән 105,5 млн. сум, матди һәм матди булмаган активларны сатудан керемнәр 646,5 млн. сум, штрафлар, санкцияләр һәм китергән зыянны каплаудан 233,4 млн. сум керәсе. Шулай ук РФнең бюджет системасындагы башка бюджетлардан дотацияләр (9,1 млн. сум), субсидияләр (648,9 млн. сум), субвенцияләр (5 млрд. 618 млн. сум) рәвешендә бушлай керемнәр 6 млрд. 276,2 млн. сум тәшкил итәр дип фаразлана.

Шул рәвешле, бюджет проекты белән депутатлар алдында чыккан шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов сүзләренчә, 2014 елга шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 17 млрд. 524 млн. сум дип каралган (2013 елга башта 15 млрд. 646 млн. сум дип кабул ителгән иде, ел дәвамына аңа үзгәрешләр кертелеп, арта барды), 2015 елга 17 млрд. 543 млн. сум, 2016 елга 18 млрд. 272 млн. сум булыр дип планлаштырыла. Киләсе ел бюджеты керемнәренең 6 млрд. сумнан артыгын Татарстан бюджетыннан бюджетара трансфертлар тәшкил итәчәк. Гомумән алганда, бюджет чыгымнарының 70 процентлабы социаль-мәдәни өлкәгә карый, ди. Алай да, бюджет “бәлеш”еннән кайсы тармакка күпме тигәнен барлыйк.

2014 ел бюджетының иң зур өлеше бу юлы да мәгарифкә эләкте – 11 млрд. 465 млн. сум, шуннан 3 млрд. 536 млн. – мәктәпкәчә белем бирүгә, яшьләр сәясәтенә һәм балаларны сәламәтләндерүгә – 159 млн. сум һ.б.

Сәламәтлек саклау тармагына (шәһәр Башкарма комитетында хәзер эчке эшләр идарәсе дә, сәламәтлек саклау идарәсе дә юк: беренчесе Россия ЭЭМна, икенчесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына карый), төгәлрәге, санитар-эпидемиологик иминлек булдыруга шәһәр бюджетыннан 14млн. сум бирелә. Аерым алганда, бу дезинфекция, дезинсекция, дератизация, йогышлы авырулар чыккан урыннарда лаборатор алымнар кулланып санитар-эпидемиологик профилактика чаралары уздыру кебек эшләрне оештыру буенча дәүләти вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга дигән акча ул. Иминлек һәм хокук саклау эшчәнлегенә, халыкны һәм шәһәр территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, гражданнар оборонасы максатларына исә 26,5 млн. сум карала, транспортка – 834 млн. сум. Илкүләм икътисадка шәһәр 847,6 млн. сум акча бүлгән, шуннан авыл хуҗалыгы һәм балыкчылыкка (былтыр ул юк иде) – 13,5 млн. сум. Социаль сәясәт чыгымнары 458,4 млн. сум булып, аннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең пенсиягә чыкканда өстәп бер тапкыр түләүгә, социаль тәэминатка – 8,7 млн. сум, гаилә һәм балаларны яклауга, төгәлрәге, Казан балаларының мәктәптә туклануын компенсацияләүгә бюджетта 129 млн. сум салынган, балалар бакчасына баласын йөрткән ата-анага компенсация түләүгә – 320,7 млн. сум.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә киләсе елга быелгы чамада бүленгән 2 млрд. 172,4 млн. сумның 815 млн. сумы (былтыр 405,6 млн. иде) торак хуҗалык өлешенә булса, 903 меңе (былтыр 4 млн. 128,9 мең иде) коммуналь хуҗалыкка, 1 млрд. 337 млн. сумы уңайлыклар булдыруга - 237 млн. сум урамнарны яктыртуга, 69,5 млн. сум яшелләндерү эшләренә, 951,6 млн. сум шәһәрдәге һәм бистәләрдәге муниципаль автомобиль юлларын, алардагы инженерлык корылмаларын карап тотуга һәм салуга, 3,9 млн. сумы зиратларны карап тотуга һ.б. китәчәк. Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга – 814,5 млн. сум. Ләкин биредә шуңа игътибарны юнәлтәсе килә: ТКХ ихтыяҗларына 2015 ел бюджетында нибары 1 млрд. 665 млн. сум диярлек кенә акча планлаштырыла, аннан соң киләсе елда да шул тирә генә.

Табигатьтә әйләнә-тирә мохитне (үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын, алар тирәлеген) саклау чараларына 72,8 млн.сум акча чыгару планлаштырыла. Физик культура һәм спортка исә 145,5 млн. сум сарыф итү күздә тотыла, шуннан массакүләм спортка 38,9 млн. сум тия. Мәдәният һәм кинематографиягә 359,5 млн. сум каралган, беренчесенә күпчелек сумма – 348,3 млн. сум. Быелгысыннан аермалы буларак, 2014 ел бюджетында кинематография үзе генә аерып күрсәтелмәгән, ә “Мәдәният һәм кинематография өлкәсендәге башка мәсьәләләр” дип гомумиләштереп җибәрелгән, анысына – 11,1 млн. сум. Мәдәнияткә каралган акчадан китапханәләрдә китаплар алуга 2,5 млн. сум (2013 елга аннан 2 тапкырга артык иде) бирелә, тагын музейлар һәм даими күргәзмәләргә – 18,5 млн. сум, мәдәни учреждениеләрне агымдагы ремонтлауга һәм янгынга каршы чаралар күрүгә – 5 млн. сум һ.б. Шушы гомуми акчаның 90,3 млн. сумы китапханәләргә дигән, ә театр, цирк, концертларга – 23,7 млн.

Казанның муниципаль бурычын каплау һәм шуның буенча хезмәт күрсәтүгә тулы һәм үз вакытында барлык йөкләмәләрне үтәү муниципаль бурыч өлкәсендә төп принцип санала, ди А.Гарипов. Бурыч дигәннән, 2010 елда муниципаль бурыч 20 млрд. сум диярлек суммада булса, агымдагы ел башында аның 30 млрд. сумнан артып киткәнлеге билгеле (2013-2015 елларга аның максималь чиге – 33 млрд. 516 млн. 243,7 мең сум, югары чиге – 30 млрд. 516 млн. 243,7 мең сум), чөнки кредитлар буенча хезмәт күрсәтүгә генә дә шәһәр елына гаять зур сумма түли. Аерым алганда, 2012 елда ул сумма 1 млрд. 72 млн. 714,6 мең сум тәшкил иткән, алдагы 3 елга да нәкъ шуның кадәрешәр сумма планлаштырылган иде. Бюджетның “Муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү” бүлегендә 2014 елга 664 млн. сумга якын сумма каралган.

Гомумдәүләт ихтыяҗларына быел Казан бюджеты ассигнованиеләре 1 млрд. 223,5 млн. сум күләмендә калдырылган (быел 108 млн. сумга кимрәк иде). Шуннан РФ субъекты һәм муниципаль берәмлекнең югары вазифаи заты гамәлдә булсынга дип 1,2 млн. сум, дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм муниципалитетның вәкаләтле органнары гамәлдә булсын өчен 23,7 млн. сум, РФ Хөкүмәте, РФ субъектлары дәүләт хакимияте югары башкарма органнары, җирле хакимиятләренә шушы ук максатларда 532,6 млн. сум каралган, тагын финанс, салым, таможня органнары һәм финанс-бюджет өлкәсенә күзәтчелек органнары эшчәнлеген тәэмин итүгә – 49,1 млн. сум, сайлаулар һәм референдумнар уздыруга – 4,8 млн. сум, резерв фондларга – 112, млн. сум, башка гомумдәүләт мәсьәләләренә – 499,2 млн. сум.

Бюджет бүлү мәсьәләсендә мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин, дефицитсыз булса да, шәһәрнең кабул ителгән бюджеты киеренке, инде өстәмә керемнәргә өмет итик, диюдән узмады. Бюджет бүлү мәсьәләсендә мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин, дефицитсыз булса да, шәһәрнең кабул ителгән бюджеты киеренке, инде өстәмә керемнәргә өмет итик, диюдән узмады. Өстәмә керемнәр дигәннән, алдагы елларда Казанның 6 унитар муниципаль предприятиесе ачык акционерлык җәмгыятенә әйләнә, приватизацияләү эпопеясын дәвам иттереп, 236 муниципаль күчемсез милек сатыла. МУПларның ААҖнә әверелүе муниципаль милекләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм шәһәр бюджетының керемнәрен арттыру белән аңлатылуын искәртеп үтик.

Хәер, бюджет “бәлеш”е һәм аннан бүлгән өлешләр ел дәвамында шәһәр Думасы сессияләрендә, элеккеге еллардагыча, тагын әллә ничә тапкыр төзәтелер дип күзалларга кирәктер.

Казанның алдагы 3 елга социаль-икътисади үсеш буенча фаразлама планы һәр елны РФ һәм ТРның икътисади үсеш шартлары сценарийлары исәпкә алынып, Казанның быел 9 аеда ирешелгән социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре анализы нигезендә төзелә. Быел Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы 12,3 процентка артып, 29526 сумга җитәчәк, киләсе елга һәм алга таба да шуның чамасы процент үсеш күзәтеләчәк, моннан тыш, алдагы елларда шәһәр икътисадына инвестицияләр һәм сәнәгатьнең җитештерү күләме дә үсештә булачак икән. Һәрхәлдә, шушы соңгы сессиядә шәһәрнең социаль-икътисади үсеше проекты белән таныштырган башкала Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илдар Шакиров шулай дип игълан итте. Аның сүзләренчә, икътисади сәясәт шәһәребездә макроикътисади тотрыклылыкны, тормыш дәрәҗәсен, халыкның эш белән тәэмин ителешен күтәрүгә юнәлдерелгәчәк, бу инфляция дәрәҗәсен әкренләп киметү өчен шарт булачак... Саннарга мөрәҗәгать итеп, агымдагы ел азагына сәнәгатьнең җитештерү күләме былтыргыдан 5 процентка артачак, алга таба ел да 3-3,4 процентка арта барачак: 2014 елда җитештерү күләме 286,2 млрд. сумлык, 2015тә 307,7 млрд. сумлык, 2016 елда 329,6 млрд. сумлык булачак. Төп капиталга инвестицияләр күләме исә киләсе елга 227,7 млрд. сум булыр дип санала, 2015 елда – 259,2 млрд. сум, 2016да – 297 млрд. сум. Кулланучылар базарында товар әйләнеше быел 4,3 процентка артып, 413,6 млрд. сумга якын булыр дип исәпләнә, алдагы елларда да шуннан кимен куймас дип фаразлана.