Казан гыйбадәтханәләре арасында уздырылган сморт-конкурска йомгак ясала

Шул уңайдан Казан Ратушасында тантана була

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 10да Казан Ратушасында шәһәрнең гыйбадәтханәләре арасында уздырылган сморт-конкурста иң әйбәтләре дип табылганнары игълан ителеп, бүләкләү тантанасы башлана.

Казан шәһәре Думасы аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, конкурс дини оешмаларның социаль яктан әһәмиятле эшчәнлекләрендә, аларның җәмгыятькә файдалы һәм мәдәни-агарту программаларын гамәлгә ашырганда ярдәм итү максатыннан оештырыла. Шулай ук конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләрдә үзара аңлашу һәм тынычлык саклауга, Казанда туризм үсешенә аерым игътибар бирелә.