Казанда төзелеш эшләре алып бару өчен рөхсәт документлары юнәтү вакыты кыскартыла

Шәһәр төзелеше өлкәсендә документлар үткәрелеше үтә күренмәле һәм аңлашыла торган системага салыначак

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”). Казанда төзелеш эшләре алып бару өчен рөхсәт документлары юнәтү вакыты кыскартыла, тиздән шәһәр төзелеше өлкәсендә документлар үткәрелеше үтә күренмәле һәм аңлашыла торган системага салыначак. Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе аша документлар үткәрелеше, заманча мәгълүмати технологияләр кертү нәтиҗәсендә, берничә тапкырга тизләтелгән.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына хәбәр салган Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге мәгълүматында әйтелгәнчә, эскиз проектлар буенча килештерү вакыты 6 тапкырга (40 көннән 1 атнага кадәр) кыскартылган, шәһәр төзелеше буенча җир участоклары планы хәзер 5 тапкырга тизрәк вакыт эчендә раслана һ.б. Шуның буенча үткәрелгән утырышта эшнең болай куелышын мэр Илсур Метшин хуплап, без бүген иртәгәсе Казанны төзибез, Универсиада уздырырга җыенган республика башкаласы дөньякүләм масштабтагы шәһәр буларак карала, һәм архитектура идарәсе төзергә теләгәннәр өчен бу эшләрне тәмуг газабына әйләндерергә тиеш түгел, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм кыска срокларда башкару буенча Россиядә без әйдәп баручы булырга тиеш, дигән фикер белдергән. Шулай да, чишелеп бетмәгән проблемалар да юк түгел, мәсәлән, объектларны дәүләт экспертизасы 60-90 көн тикшерә, ә шушы мәсьәләне өйрәнеп аудит үткәргән Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы моны 21 көн эчендә башкарырга тәкъдим итә. Мэр сүзләренчә, киләсе квартал эчендә бу мәсьәлә уңай якка үзгәрегә тиеш.

Моннан 2 ай чамасы элек архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең http://uag.kzn.ru адресы буенча үз порталы эшли башлады, шул рәвешле, чиратта торганчы, түрәләргә читтән торып та мөрәҗәгать итәргә була: сайтта гариза, эскиз формалары һ.б. белешмә мәгълүмат бирелгән. Быел 6 айда, мәсәлән, шушы идарәгә 20 меңнән артык кеше (былтыр – 32 мең) төрле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткән.