Казанның 1000 еллыгы алдыннан шәһәрне хуҗасыз этләрдән азат итәргә кирәк

Казанның 1000 еллыгы алдыннан шәһәрне хуҗасыз этләрдән азат итәргә кирәк

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Кичә ветеринария һәм санитар табиблар, торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре, Казан районнарының хакимият башлыклары, шулай ук “Хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәте” белгечләре Казанның 1000 еллыгы алдыннан шәһәрне сукбай этләрдән (аларның саны 12 меңгә кадәр җитә) азат итәргә кирәк, дигән инициатива белән чыкты. Инициатив төркем үз тәкъдиме белән шәһәр башлыгы урынбасары Әлфия Тутаева җитәкчелегендәге шәһәр санитар-эпидемиологик комиссиясенә мөрәҗәгать итте.

Әле бер ел гына элек берничә махсус бригада Казандагы иясез этләрне аулау белән шөгыльләнә иде. Бүгенге көндә шәһәрне иясез этләрдән 7 кешедән торган ике бригада чистарта. Бу эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен средстволар да җитми. Инициатив төркем бу хәлдән чыгу юлын тәкъдим итте. Сукбай этләрне тотып алып, стерилизация үткәрергә кирәк. Средстволар җиткән очракта, аларга котырудан прививкалар ясарга, аннан соң иреккә чыгарырга кирәк. Шуның белән иясез этләр казанлылар өчен куркынычсыз булачак. Әлегә аларны бөтенләй бетерү турында сүз бармый, бу көрәшнең бик үк яхшы ысулы түгел.