420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Бүгеннән башлап 1 июнь сәгать иртәнге 6га кадәр Казанның Гагарин урамыннан, Декабристлар урамы белән кисешкән турыдан, транспортка үтеп йөрү мөмкинлеге булмаячак. Бу исә җылылык камерасына капиталь ремонт ясау буенча төзелеш-монтаж эшләре үткәрелүгә бәйле.
Шәһәр башкарма комитеты шул хакта хәбәр итеп, автотранспорт йөртүчеләрне ул урынны әйләнеп узу ягын карарга киңәш итә.