Вахитов районында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм уза

31 май көнне “Черек күл” балалар паркында “Бәхет шәһәре, балачак шәһәре” дип исемләнгән гомумшәһәр бәйрәме узачак
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Майның соңгы көнендә “Черек күл” балалар паркында “Бәхет шәһәре, балачак шәһәре” дип исемләнгән гомумшәһәр бәйрәме узачак. Анда Казанның барлык районнарыннан вәкилләр катнаша, дип хәбәр итә Вахитов районы хакимиятенең матбугат хезмәте.
Бәйрәм балалар арасында үткәрелгән шәһәркүләм конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән башланып китәчәк. Спорт мәйданчыгында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе!” дип исемләнгән гаилә ярышлары узачак. Анда һәр район үзенең күңел ачу программасын тәкъдим итә.
Вахитов районы мәйданчыгында сәгать ярымлык концерт узачак, анда Балалар иҗат үзәге, 7нче балалар музыка мәктәбе, 26нчы балалар музыка мәктәбе һәм Кече сәнгать академиясендә тәрбияләнүчеләр катнаша. Концерттан соң балалар рәсем ясау конкурсында, техник модельләштерү, туристлык спорты нигезләре буенча мастер-классларда катнаша ала.
Моннан тыш, башка төрле чаралар да үтәчәк. 1 июнь көнне Бауман урамында концерт узса, “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында Вахитов районының социаль яклау бүлеге тарафыннан “Исәнме, җәй!” дип исемләнгән бәйрәм оештырылачак. Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр күңел ачу программасында катнаша, фильмнар карый, боулинг уйный ала.
2 июньдә Вахитов районында яшәүче һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Мәскәү” теплоходында елга буйлап сәяхәт оештырылачак.