^Казан электр энергиясен энергия саклаучы технологияләр буенча җитештерә башлый

^Казан электр энергиясен энергия саклаучы технологияләр буенча җитештерә башлый

(Казан, 30 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Казанькомпрессормаш" ААҖ ТЭЦ-1 заказы буенча табигый газны кысу һәм тапшыру өчен компрессор корылмасы әзерләгән. Әлеге яңа корылманы "НЦИтурбокомпрессор" эшләгән. Элек ТЭЦ-1дә пар котеллары һәм пар торбалары кулланылган. Хәзер газ ягулыгы кулланып була торган җиһазга күчәргә мөмкин. Бу Казанда энергия саклаучы технологиягә күчүнең беренче очрагы, җиһазның файдалы эш коэффициенты сизелерлек артачак. Нәтиҗәдә, электр энергиясе кулланучыларга элеккегә караганда күпкә арзанракка төшәчәк.