Тест режимында эшләтеп җибәрелгән мәгълүмати порталына Казанның барлык районнары да тоташтырылачак

ТКХ күрсәтү ягыннан аның мөмкинлекләре киң санала

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Мәскәү районында яшәүчеләр фатирларында, подъездларында, гомумән, йортларында яки ишегалларында теләсә нинди хилафлыклар буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә бик тиз арада заявка бирә ала. Аерым алганда, “Ачык Казан”/”Открытая Казань” мәгълүмати порталы яңа ел алдыннан тест режимында эшләтеп җибәрелеп, шул рәвешле, Казан ТКХ өлкәсендә төрле инновацион мөмкинлекләр кертүдә беренче булды.

Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап белән чыккан шәһәр башкармасының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин шулай дип, аның мөмкинлекләрен шәрехләде. “Ачык Казан” мәгълүмати система аша реаль вакыт режимында килеп ирешкән һәрбер заявка үзенә караган идарәче компаниягә җибәрелә, хакимият тарафыннан ул контрольда тотыла. Хәзерге вакытта системада 237 кеше теркәлү узган, кабул ителгән заявкалар – 1495. Шулай ук коммуналь-хуҗалык хезмәтләр өчен шушы Интернет-ресурс ярдәмендә түләү мөмкинлеге каралган. Алга таба Казанда аны башка районнарда да гамәлгә кертү планлаштырыла, диде идарә башлыгы.

Шулай ук “Социаль найм килешүләрен килештерү”/”Согласование договоров социального найма” автоматлаштырылган система да үзен аклаган санала. 2010 елда булдырылган әлеге система былтыр модернизацияләнеп, хәзер аңа идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр ширкәтләренең 44 территориаль подразделениеләре белән багланышта тора, моңа шәһәр башкармасының торак сәясәте идарәсе дә керә,бу исә каланың социаль һәм торак сәясәтен тормышка ашыруның бер мөмкинлеге булып санала. Әлеге системада хәзер 45,5 меңнән арык заявка теркәлгән, шуларның 36,6 меңнән артыгы – социаль наем килешүе.