Счет-фактурада “гомумйорт хисап приборларын карап тоту һәм ремонтлау” дигән “үзенчәлекле” юл өстәләчәк

Шуның өчен генә дә коммуналчылар елына 24 млн. сумлап акча җыячак дип күзаллана

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар беренче ярты еллыкта үзгәрешсез кала. Аннары фатирларга түләү бәяләренең традицион “үсеше” 1 июльдән дә, 1 сентябрьдән дә көтәргә кирәк була. Тулаем санаганда, казанлылар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә хәзергедән уртача 4,1 процентка күбрәк түләргә тиеш була (инфляция 5,1 процент тәшкил итәр дип фаразлана).

Аерым алганда, йорт белән идарә итү, агымдагы хезмәтләр күрсәтү, торак йортны һәм аның янындагы территорияне җыештыру, анда ремонт эшләре башкару, лифт хезмәте күрсәтү һәм каты көнкүреш калдыклары төяп чыгару кебек торак хезмәтләрнең стандарт җыелмасы бәясе ел уртасыннан торак мәйданның квадрат метрыннан 25,26 сумнан алып 26,29 сумга кадәр, ягъни 4 процент тирәсе артачак. Биредә иң “кызыгы” шул: 1 июльдән счет-фактурада “гомумйорт хисап приборларын карап тоту һәм ремонтлау” дигән “үзенчәлекле” юл өстәләчәк: казанлылар квадрат метр исәбеннән, мәсәлән, салкын су белән тәэмин ителешне хисапка алу приборы өчен 22 тиен, кайнар су һәм җылылыкны хисаплау приборы өчен 46 тиен, җылылык энергиясен һава торышына карап яраклаштыру узелы өчен 43 тиен түләргә тиеш була, дөрес, соңгысы торак фондының әлегә андый приборлар куелган 30 процентына гына кагыла.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе”сендә башкала Башкармасының ТКХ комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин шулай дип игълан итте. Соңыннан шушы мәсьәләдә журналистларның сорауларына җавабында мондый аңлатма бирде: яңа тариф барлыккка килүе федераль законның энергияне сакчыл файдалану турындагы таләпләренә нисбәтле, аның буенча, барлык торак йортларда да җылылыкны көйләү-җайлау буенча шундый приборлар белән тәэмин ителергә тиешле; җыеласы акча исә хисап приборлар күрсәткечен язып алу, аларны чагышу ягыннан дәүләти тикшерү (монысы 4 елга бер генә уздырыла, әмма шушы хезмәт прибор суммасы чамасы бәясе тора икән), эшләүләрен диспетчерлык күзәтчелегендә тотуга, ремонтлауга китә. Бу хезмәт аерым юл итеп теркәү башкаладагы һәрбер йортта (андыйлар 5,2 меңләп) да гомумйорт приборлары куелып бетмәве белән аңлатыла. “Татар-информ” хәбәрчесенең, андый приборлар әле күптән түгел генә куелды, ни сәбәпле быел ук ремонтка акча җыела, җитештерүченең гарантиясе юкмыни, дигәненә, И.Гыйниятуллин, җитештерүче приборларының хезмәт күрсәтү чиген 12 ел дип күрсәтә, җитештерүче завод дәүләти тикшерүне 12 ел эчендә 3 тапкыр үткәрә, тикшерү уздырганда берьюлы зур сумма җыймас өчен, халык ай саен аз-азлап түләп барса кулай, дип белдерде. Җыеп кына әйткәндә, шуның өчен генә дә коммуналчылар елына 24 млн. сумлап акча җыячак дип күзаллана.

Болардан тыш, каты көнкүреш калдыкларын төяп чыгару һәм утильләштерү тарифы 2,7 процентка арта, шул ук вакытта, хезмәт хакы түләү фондына җыемнар һәм салымнар “кыскартылу” сәбәпле, “торак йорт белән идарә итү”гә түләү 3 процентка киметелә.

Коммуналь хезмәтләр (газ, су, җылылык, электр энергиясе, канализация) тарифлары, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәл иткәнчә, 2 этаплап үсәчәк: 1 июльдән 7,2 процентка, 1 сентябрьдан тагын 3,5 процентка. Нәтиҗәдә, коммуналь хезмәтләргә казанлылар быел былтыргыдануртача 4,8 процентка артыграк түлиячәк. Казанлыларны шушы мәсьәләләрдә кызыксындырган сорауларына дүшәмбедән шимбәгәчә иртәнге 9дан кичке 6га кадәр арада җавап бирергә тиешле торак-коммуналь хуҗалык комитетының “кайнар линия” телефоннары: 292-21-02, 292-61-37.

И.Гыйниятуллин, торак-коммуналь хезмәтләр җыелмасы Казанда 2012 елда Самара, Пермь, Түбән Новгород, Ульяновск, Екатеринбург, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәгедән кимрәк булыр дип фаразлана, ул сумма үзебезнең республикадагы Чаллы, Түбән Кама калаларындагылардан кыйммәтрәккә, ә Яшел Үзән, Чистай һәм Алабугадагылардан очсызракка чыгачак, дип тынычландыра.