Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Татарлар иң беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып, басма китап буларак, бөтен дөньяга тараткан”

Римма ГАТИНА

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2012 ел, Россиядә беренче басма Коръән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, ислам диненә игътибарны юнәлтү өчен, Коръән елы дип игълан ителде. Бу Россиядә һәм республикада дини һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкны булдыру өчен уздырыла торган чара дип игълан ителүгә карамастан, бу, иң беренче чиратта, тарихи мирасыбызга яңача карау һәм татарларның ислам дине үсешенә керткән өлешен күрсәтү өчен менә дигән форсат та. Татарстан мөфтиятендә Коръән елын уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышында нәкъ менә тарихи мирас мәсьәләләренең бик күпләрне борчыганлыгы аңлашылды.

Татарлар - дөньяда Коръәннең “Казан басмасы” феномены калыпланып китүнең сәбәпчесе

Мөфтиятнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов хәбәр иткәнчә, динебезнең нигезендә Аллахы Тәгаләнең сүзе – Коръән Кәрим ятуын барыбыз да яхшы беләбез. “Коръәндә бәян ителгән илаһи тәгълимат һәм кыйммәтләр халкыбызның рухи мәдәнияты нигезендә, татарның фикерләү культурасының уртасында ята дип әйтергә хокукыбыз бар”, - диде хәзрәт.

2012 елда беренче басма Коръән басылганга да 225 ел тулу уңаеннан, В. Якупов: “Өммәт күләмендә нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән нәшер ителү очраклы түгел. Чөнки безнең халык - менталитет, тәрбия буенча мөселманнар булып, шул ук вакытта техника, технология яңалыкларына ачык халык. Алар тырышлыгы белән бөтен дөньяда беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә дә инде. 1787 елда Санкт- Петербургта күп мөселманнарның сораулары буенча әлеге изге китап җыелма хәрефләр бастырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен муллабыз Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтли”, - дип белдерде. Унсигезенче гасырда ул тагын берничә тапкыр басылып чыга.

1799 елда император Павел I Казанга гарәп хәрефләре белән типография ачарга рөхсәт бирә. Казан гимназиясенә хәзрәт әзерләгән хәрефләр күчерелә. 1801 елда яңа типографиядә Коръән нәшер ителә. “1803 елдан Казанда меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый. Ул чит илләргә дә сатыла. “Казан басмасы” исемле феномен калыплана. Безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда Коръәнне бастыру эшенә алынганда, нәкъ менә безнең калыпны үрнәк итеп алалар. Әнәс Халидов мәгълүматларына караганда, 1917 елгы инкыйлабка кадәр бездә Коръән 172 тапкыр бастырыла, 191 тапкыр “Һәфтияк” рәвешендә. Татарлар Коръәнне татарларга җиткерү өчен, үзенә күрә бер инкыйлаб ясый. Без бабаларыбыз гамәле белән горурланырга тиешбез. Чөнки өммәткә Коръән хакыйкатен җиткерү, күп халыкларга Коръәнне кулланырлык итү – зур тарихи казаныш. Бер сүз белән әйткәндә, бу цивилизицион ургылу, мөселманнар өчен зур алгарыш адымы”, - дип сөйләп үтте В.Якупов.

РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, моның белән бәйле рәвештә, С.Петербург галиме, Коръән буенча шактый хезмәтләр язган Ефим Резвинның француз, шәркыят галиме Робер Рошерның “Госман Исмәгыйль тарафыннан эшләнгән шрифтлар белән басылган Коръән бөтен дөньяда Коръәнне бер системага салуның бер нигез булды” дигән сүзләрен китерүен җиткерде. “Биредә без татарларның, үз традицияләренә генә таянып түгел, гомумән, Коръәннең Изге китап икәнлеген аңлап, татарлар өчен аның беренче чыганак икәнлеген аңлап, бу юнәлештә зур эш алып барганлыгын күрсәтергә тиешбез. Мирасыбызны өстән-өстән генә белгәннәр өчен дә бу зур ачыш булыр иде. Бәлки алар безнең мирасыбызга, тарихыбызга дөресрәк карый башларлар иде”, - диде Р. Мөхәммәтшин.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Мирасыбызга битараф карыйбыз”

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә Коръәннең “Казан басмасы”ның абруен күтәрү, моның белән бәйле тарихи мирасыбызны кире кайтару юнәлешендә башкарыласы эшләр хакында борчылып сөйләде.

“Ике йөз егерме ел буе яраган безгә бу хәреф. “Казан басмасы” бөтен җирдә данлыклы. Ә без бүген бөтен җирдә гарәп шрифтына кереп барабыз. Моңа туксанынчы елларда 33 сумлык зәңгәр Коръәннәр килеп керү сәбәпче булды. Китап бастырганда аятьне “Казан басмасы” белән бир дип әйтәсең, компьютерда юк, дип әйтәләр. Шул нисбәттән быел компьютерга “Казан басмасы”н кертү яхшы булыр иде. Кайсы гына китапны гына алсаң да, хәрефләр гарәп шрифты белән бирелгән. Ике йөз егерме биш ел элек беренче булып басма Коръән чыгарган халык иҗатчы халык була бит инде. Шушы Коръән басмасын татар халкының дөнья күләменә керткән өлеше дип кабул итәргә була. Ә без бүгенге көндә моңа бик битараф карыйбыз.

Аннан соң Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни” дигән китабы бар иде. Минем балалар укыта башлаганыма 25 ел була. Без шуны кулдан ясатып, карточкага төшереп, тараттык. Хәзер шул китапның эчен ачсаң, анда гарәп басмасы. Моның белән “Казан басмасы” булган Коръәнгә кереп китеп булмый. Аңа ниндидер бер ревизия ясыйкмы? Ул әгәр Әхмәтһади Максудиныкы икән, шуныкы гына булсын. Аны дөрес итеп чыгару авыр түгелдер. Әхмәтһади Максуди исеме белән гарәп басмасына керә торган “Мөгаллим сәни” эшләүне мин мирасыбызга хыянәт итү, дип саныйм”, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты казый.

“Без, Коръән елын игълан итеп, татарларның Изге китабыбызны өйрәнүгә керткән ролен күрсәтә алсак, яхшы булыр иде”

РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Җ.Фазлыевның фикерләрен дәвам итеп, мирасны кайтару юнәлешендә хәйран эш башкарылса да, һаман әле “татарлардагы дин ул традициягә генә таянган дин”, дип сөйләүче бик күп икәнлеген әйтте. “Янәсе, укып кайталар да, “без Коръәнне, чыганакларны яхшы беләбез, татарлар гасырлар буе тупланган дин традицияләренә генә ияреп баралар”, дип сөйләү күп. Без, Коръән елын игълан итеп, татарларның Изге китабыбызны өйрәнүгә керткән ролен күрсәтә алсак, яхшы булыр иде. Чыннан да, татарлар иң беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып, басма китап буларак, бөтен дөньяга тараткан”, - дип белдерде Р.Мөхәммәтшин.
Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында игътибарны сәяси яссылыкта Коръән елының мөһимлегенә юнәлтте. “Бу ел Татарстанда Тарихи, мәдәни мирас елы дип игълан ителде, Россиядә дә тарихка зур игътибар бирелә. Шуңа күрә дә ул безнең өчен бик мөһим. Без күпмилләтле дәүләттә яшәүче халык буларак, үзебезнең тарихыбызны өйрәнеп, аның чыннан да шулай булганлыгын исбат итәргә тиешбез”, - диде ректор.

“Безнең ата-бабаларыбызның зирәклеге шуннан гыйбарәт: алар тәфсирләр әзерләүгә зур игътибар биргәннәр”,

дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин гарәп булмаган халыклар өчен Коръән тәфсирләрен (аңлатмаларын) бастыруның мөһимлегенә дә тукталып. Ул шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты белән берлектә Курсавиның тәфсирен әзерләнүен хәбәр итте. “Коръән бастыру – мөһим, ә менә гарәп булмаган халыклар өчен мәгънәсен аңлату тагын да мөһимрәк. Безнең ата-бабаларыбызның зирәклеге шуннан гыйбарәт: алар тәфсирләр әзерләүгә зур игътибар биргәннәр. Тәфсирләр, татар халкы Коръәнне бөтен тирәнлеге белән аңласын, дип, эшләнгән”, - диде ректор, мәгънәви яктан мирасыбызга яңача һәм тирәнрәк карау ягыннан да бу елның Коръән елы буларак игълан ителүен мөһим дип санавын әйтеп.

Татарларда Ногмани тәфсире, Иманколый хәзрәтләренең “Тәфсирулбаян”ы, шәйхелислам Әсәдулла Хәмидинең “Ихкәм” тәфсирләре булганлыгы билгеле.

Татар телендә дөнья күргән тәфсирләргә тел һәм дини яктан анализ ясарга кирәк

Утырышта язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла: “Соңгы елларда тәфсирләр күп чыгарылды: Ногманиныкы да, Фәрит Сәлмәннеке дә, Батулланыкы да бар, калганнары да эшләнә тора”, - дип, татар телендә дөнья күргән тәфсирләргә тел һәм дини яктан анализ ясарга, уңышлы якларын һәм хаталарын күрсәтергә чакырды. “Кеше эшләгән икән, кайтавазы булырга тиеш”, - диде ул. “Аннан соң Коръәннең тәрҗемәсе булмаган бит, тәфсирләр генә булган. Чөнки татар халкының тәрҗемәгә ихтыяҗы булмаган, күпчелеге мәдрәсә тәмамлаганлыктан, Коръәнне гарәп телендә оригиналда укыган. Ә беренче тапкыр оригиналга якын тәрҗемә узган ел чыкты. Ул Муса Биги Ярулланың 1912 елда башкарылган хезмәтенең фотокүчермәсе. Аның да йөз еллыгын билгеләп үтәргә кирәк”, – дип саный Батулла.
Шулай ук Мөхәммәтәмин заманында 1500 нче елларда кулъязмада беренче тапкыр чыккан татарча тәфсирнең - 400 еллыгын да, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре язылганга 800 еллыкны да билгеләп үтәргә тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар “Кыйссаи Йосыф” әсәрен “шигъри тәфсир” дип атады.

Татарда Изге китапны яттан белүчеләр – карыйлар традициясе дә көчле булган

Бүгенге көндә Россия Ислам университеты каршында халыкара Коръән-хафизлар әзерләү үзәге эшләп килә, әлеге традицияләрне дәвам итә. “Коръән укуда безнең үз мәкамебез дә бар. Татар мәкаме дөньяда иң танылган 14 мәкам арасына кергән. Коръәннең 14 басма төре бар. “Казан басмасы” дигән төшенчә шулай ук танылган басмалар арасына кергән”, - дип белдерде Илдус хәзрәт Фәиз.

Татарларда шәмаилләр традицияләре дә көчле булган. Мин әле балачакта Балтач районына әбиемнәргә кунакка кайткач (бу сиксәненче еллар, әле халык күпләп дингә килә башлаган вакыт түгел), көзге янында түр башында эленеп торган шәмаилләрне яхшы хәтерлим. Кешеләр дин тота алмаса да, Коръән сурәләрен көн саен күреп тору бәхетеннән мәхрүм түгел иде. Ул традицияләрне дә яңарту зарур. ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин сүзләре белән әйткәндә, Коръән елы үз мирасыбызны ныгытуда, динебезне дөрес юнәлешкә җибәрүдә бик зур файда китерергә тиеш.

Мирас мәсьәләләре хакындагы фикер алышуны Римма ГАТИНА тыңлады