Күп балалы гаиләләр, җир участоклары алу өчен, гаризаны электрон юл белән бирә ала

Бердәм реестрга 54 төр муниципаль хезмәт кертелергә тиеш, быел исә шушы юнәлештә эш дәвам иттерелә

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 23 гыйнвардан башлап, җир участоклары алу өчен, күп балалы гаиләләр гаризаны электрон юл белән бирә ала.

Шул рәвешле, казанлыларга күрсәтелә торган электрон сервисларның хәзер 86 төре гамәлдә. Алар дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы буларк эшли торган http://uslugi.tatar.ru/ Интернет-ресурста тупланган. Былтыр, мәсәлән, 16 төр муниципаль хезмәт электрон рәвешкә күчерелгән: балалар бакчасына чиратка язылу, ЗАГСта язылышуга гариза бирү, элемтә операторлары һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләү, социаль ипотека, сигнализация һ.б. өчен түләү - арада әнә шундыйлар. Җыеп кына әйткәндә, 2011 елда электрон хезмәтләрнең бердәм порталы аша казанлыларга күрсәтелгән хезмәт 4,7 млн. чамасы исәпләнә, тагын хакимият органнарына 3,4 млн. запрос җибәрелгән, 590 меңләп электрон түләү мөмкинлегеннән файдаланылган һәм биредә 190 млн. сумнан артык гомуми сумма турында сүз бара.

Казан каласы җитәкчелеге киңәшмәсендә шәһәр башкармасының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин шундый мәгълүматлар китерде.

Бердәм реестрга 54 төр муниципаль хезмәт кертелергә тиеш, быел исә шушы юнәлештә эш дәвам иттерелә: параллель рәвештә, 54 административ регламент эшкәртелеп, аларның 36сы инде расланган, 10сы басылып чыккан, 9ы раслау алдында тора. Аерым алганда, беренче чиратта, торакка мохтаҗларны исәпкә кую, шәхси төзелеш эшләренә җир участогы бирүгә рөхсәт язуы әзерләү, төзелешкә, реконструкцияләүгә, капиталь ремонтка һәм капиталь төзелеш объектларын кулланылышка тапшыруга, шулай ук реклама конструкцияләре урнаштыруга, торак бинаны торак булмаганга әйләндерүгә (һәм киресенчә) рөхсәт бирү, муниципаль милектә саналган һәм арендага тапшырыласы күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат бирү күздә тотыла.