Казанда һәм Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир ачкычлары тапшырыла

Татарстанның ике зур шәһәрендә яңа салынган күп фатирлы йортларга халык күпләп күченәчәк

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстанның ике зур шәһәрендә яңа салынган күп фатирлы йортларга халык күпләп күченәчәк.

Түбән Кама шәһәренең Чишмәле ур., 10 адресы буенча төзелгән йортта Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәячәк. Бүген сәгать 11дә шул уңайдан анда тантана оештырыла. Түбән Кама муниципаль районы советы аппараты хәбәр иткәнчә, әлеге күңелле чарада ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев белән Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Айдар Метшин катнашачак. Символик ачкыч һәм әзерләнгән бүләкләр йорт хуҗаларына тапшырылгач, җитәкчеләр ветераннарның фатирларында булып, яшәү шартлары хакында белешәчәк.

Түбән Камадан соң 1,5 сәгатькә кичектерелеп, Казанның Фучик урамындагы 440 фатирлы 2 торак йорты да (алар Нокса авышлыгы урамы белән кисешкән турыда) үзенең хуҗаларын кабул итәчәк. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм социаль ипотека программасы буенча фатир юнәтүчеләр яшәячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Шәһәр халкының шатлыгын уртаклашырга мэр Илсур Метшин да килер дип көтелә.