Казан шәһәр Думасының III сессиясе бара

Депутатлар карамагына ике дистәгә якын мәсьәлә чыгарылды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген II чакырылыш Казан шәһәре Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендә бара торган III сессиясенә депутатлар карамагына ике дистәгә якын мәсьәлә чыгарылды.

Аларга керешкәнче, И.Метшин шәһәр Башкарма комитетындагы кадрлар үзгәреше белән таныштырды. Аерым алганда, ул Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары итеп Азат Нигъмәтҗанов билгеләнүен игълан итте, шәһәрдә уңайлыклар булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары – Александр Лобов, “2013 ел Универсиадасы”на әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасар – Руслан Шакиров, комитетның Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы – Рөстәм Кадыйров. Шул рәвешле, Башкарма комитет башлыгы Алексей Песошинның бүген 2 беренче урынбасары, 5 урынбасары бар.

Казан Ратушасында 50 депутатның 47се катнашында барган сессия башында Дума җитәкчесе - мэр И.Метшин көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уңышлы үткәргән өчен район хакимиятләренең хәзерге башлыкларына, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата чараларны әзерләп үткәрүдә аерылып торган “Ритуал” предприятиесе башлыгына ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын, шулай ук Казан үсешенә һәм массаларга спорт таралышына сизелерлек шәхси өлеш керткән төрле подразделение җитәкчеләренә мэрның Рәхмәт хаты һәм Казан шәһәре Мактау грамотасы кебек шәһәр бүләкләрен тапшырды.

Депутатлар игътибарына шәһәр программаларының бишесенең үтәлеше тәкъдим ителде. Казан шәһәрендә 2008-2010 елларга мәгариф үсеше, 2007-2010 елларга сәламәтлек саклауны модернизацияләү, 2006-2010 елларга энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану, 2008-2010 елларга коммуналь инфраструктура системасының комплекслы үтәлеше, “Электрон Казан” программаларын үтәү йомгаклары буенча хисап ясалды. Кайбер җитешсез яклар әйтелсә дә, программалар үтәлеше канәгатьләнерлек дип табылды. Шулай ук Казан шәһәре Думасының 2011 елга эш планы, муниципаль бюджет һәм казна учреждениеләре, Шәһәр Башкарма комитетының территориаль органнары турында сүз булды. Болардан тыш, шәһәр төзелеше зоналары картасына үзгәрешләр кертү хакында һ.б. мәсьәләләр бар.

Дума сессиясе эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, министрлар, Парламент депутатлары, шәһәр прокуроры һ.б. катнаша.