Үз-үзен тотышында тайпылышлы ятим балаларны тернәкләндерү үзәгендә - Яңа ел бәйрәме

Китек язмышлы балаларның хәленә кереп, аларны котларга бүген Мәскәү районы сәнәгать предприятиеләренең җитәкчеләре, Казан шәһәре халык депутатлары Советы берләшмәсенең Мәскәү районы буенча депутатлар төркеме вәкилләре киләчәк

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү районының үз-үзен тотышында нормадан тайпылышлы (девиант) балаларны социаль-тернәкләндерү үзәгендәге (Восстание ур., 99А) ятим балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәреләчәк.  Анда Кыш бабай белән Кар кызы балалар өчен күңелле конкурслар, ярышлар оештырачак, аларның һәрберсенә татлы призлар биреләчәк. Балалар бәйрәменә килгән Мәскәү районы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Казан шәһәре халык депутатлары Советы берләшмәсенең Мәскәү районы буенча депутатлар төркеме вәкилләре өчен приюттагылар көче белән Яңа ел концерты тәкъдим ителәчәк. Балаларга исә кунаклар алып килгән бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.