Казанның Мәскәү районында 18 яшь гаиләгә субсидия алу өчен сертификат тапшырачаклар

Акчалар федераль бюджеттан бүленгән
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казанның Мәскәү районында тантаналы шартларда 18 яшь гаиләгә субсидия алу өчен сертификат тапшырачаклар. Акчалар федераль бюджеттан бүленгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына район хакимиятеннән хәбәр иттеләр.
“Торак” федераль максатчан программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, федераль үзәк яшь гаиләләргә тораккка түләү өчен даими рәвештә субсидия бүлеп бирә. Субсидия алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы соңгы мәртәбә агымдагы елның августында узды. Өч кешедән торган һәр яшь гаилә (әгәр гаиләдә балалар күбрәк булса, субсидиянең күләме арта) 594 мең сум күләмендә компенсация алды. Бу юлы да субсидияләрнең күләме шуның кадәр үк булачак. Сертификатларны Мәскәү районы хакимияте башлыгы Александр Лобов тапшырачак.