И.Метшин: «Балаларга дигән Яңа ел бүләкләрен вакытында тапшыра да белергә кирәк»

Казанның 2 балалар бакчасы Яңа ел «иртәсен» графиктан алда үткәргән, шул рәвешле, әзерләнгән күчтәнәчләр сабыйларга вакытында бирелмәгән, шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе бүген мэриядә шуның буенча җавап тотты

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ел әйләнәсенә шәхсән 2 зур бәйрәм туры килә: Яңа ел бәйрәме һәм баланың туган көне. Шул хакта искәртеп, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бүген башкарма хакимиятнең аппарат киңәшмәсендә башкаланың кайбер балалар бакчаларында үткәрелгән Яңа ел «иртәсен»дә балаларга әзерләнгән күчтәнәчләр бирелмәгәнлеген (мэриянең kzn.ru рәсми сайтына аларның ата-аналары шикаять язганнар) гаҗәпләнеп сөйләде. «Ничек инде, күпме вакыт алдан хәстәре күрелгән, әле балаларга ошармы икән, күчтәнәчләрнең куллану вакыты чыкмаганмы икән дип, шәхсән үзебез карап сайлап алган, тиешле вакытында акча бирелеп, заказ белән кайтартылган Яңа ел капларын сабыйларның кулларына вакытында тапшырып булмасын! Мәгариф идарәсенең шушы кечкенә генә эшне конрольда тота алмавы аптырата. Нишләптер, шәһәр җитәкчелеге ул эшне оештырырга вакыт таба, ә мәгариф идарәсе юк. Балаларга дигән Яңа ел бүләкләрен вакытында тапшыра да белергә кирәк. Шушы гади генә эшне дә оештыра алмаган балалар бакчалары җитәкчеләре ничек эшли соң?», - дип мэр шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесеннән җавап таләп итте.
Идарә җитәкчесе Илсур Һадиуллин исә: «Казанның 2 балалар бакчасы Яңа ел «иртәсе»н алдан төзелгән графиктан үз ихтыярлары белән иртәрәк үткәрү сәбәпле килеп чыкты бу хәл, гаепле бакча мөдирләре җавапка тартылачак, мөгаен, кисәтү игълан ителер. Ә балаларга күчтәнәчләр тапшырылды, аңлату эшләре алып барыла», - дип аңлатты.