Э.Хөснетдинов: «Барлык шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре бәйрәмнәрдә өзлексез эшләргә әзер»

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча беренче урынбасары бүген Казан шәһәре мэриясенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр И.Метшин алдында хисап тотты

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә әлеге комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча беренче урынбасары Эмиль Хөснетдинов шулай дип игълан итте.
Аның сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәренә туры килгән 2009 елның 1-10 гыйнвары көннәрендә шәһәр торак комплексы буенча нинди дә булса проблема килеп чыккан очракта, мәсьәләне оператив рәвештә хәл итәр өчен, Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык комитеты, шулай ук җәмәгать тәртибе сагында Казанның эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тәүлек дәвамында кизү торачак. «Барлык предприятиеләр дә кизү тору графигы һәм җаваплы хезмәткәрләрнең исемлеген тапшырды, авария булган очракта хезмәт күрсәтү өчен 26 мобиль бригада оештырылды, таләп ителсә, өстәмә техника тартылачак», - дип белдерде ул. Болардан тыш, коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә өзеклекләр килеп чыкмасын, «Водоканал», «Горгаз», «Казан электр челтәрләре» һ.б. шәһәр службалары тулы көченә эшләсен өчен, махсус техника белән тәэмин ителгән авария-төзекләндерү бригадалары эше оештырылган һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексында алар барлыгы 22. Шулай ук күздә тотылмаган хәл килеп чыга калса дип, җитәрлек кадәр экскаватор, автокран, автоцистерна һ.б. махсус техника да эшкә әзер.
Э.Хөснетдинов ышандырганча, тиз арада торак оешмалары арасында элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге булдырылган. Ә инде әгәр электр энергиясе буенча өзеклек килеп чыкса, «Казэнерго» предприятиесе базасында 200 киловольт көчәнешле генератор бар, авария булып су үткәргечләргә су бирелмәсә, халыкка ул автоцистерналарда китертеләчәк. Урам юлларын тәртиптә тоту максатында 147 берәмлек техника җәлеп ителә ала, сезонга 140 мең тонна тозлы ком әзерләп куелган. «Чыршы шәһәрчекләре»нә илтә торган юлларга игътибар аеруча зур булачак, дип белдерде ул. Шәһәр буенча 120 патруль-пост хезмәте машинасы хәрәкәт итәчәк. Сүз дә юк, бәйрәм көннәрендә Казан шәһәрендәге гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең янгын күзәтчелеге көчәйтелгән режимда эшлиячәк.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча беренче урынбасары Эмиль Хөснетдинов бүген «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр И.Метшин алдында әнә шулар хакында хисап тотты.