Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда милициянең 120 патруль машинасы кизү торачак

Казанның милиция гарнизоны 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген шәһәр мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” утырышында Казанның эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский Татарстан башкаласында яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында иҗтимагый тәртипне саклау һәм иминлекне тәэмин итү чаралары турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Казанның милиция гарнизоны 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә террорчылыкка каршы чаралар үткәрелә. Яңа ел бәйрәмнәрендә милициянең көчәйтелгән постлары шәһәрдәге 57 чыршы янында (шуларның 12се – үзәк чыршылар) кизү торачак. Башлангыч мәгълүматларга караганда, шәһәрнең үзәк чыршыларында 100 меңнән артык кеше булыр дип көтелә. Бәйрәм көннәрендә шәһәр буенча 120 патруль машинасы (боларга шәхси сак предприятиеләренең 11 патруль машинасын да өстәргә кирәк) кизү торачак.
Казанда “Пиротехника”, “Чыршы” һәм “Алкоголь” махсус операцияләре дә үткәрелә. Аларның барышында законсыз рәвештә киселгән 864 агач конфискацияләнгән, килгән зыянның гомуми суммасы 200 мең сумнан артык тәшкил итә. 235 мең сумлык 2600дән артык пиротехника әйбере алынган.