Казандагы МУПларның кайберләре ААҖ итеп үзгәртелә, 236 муниципаль күчемсез милек приватизацияләнә

Шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә шундый карар кабул ителде

 (Казан, 29 ноябрь,"Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Казанның 6 унитар муниципаль предприятиесе ачык акционерлык җәмгыятенә әйләнә, 236 муниципаль күчемсез милек приватизацияләнә. МУПларның ААҖнә әверелүе муниципаль милекләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм шәһәр бюджетының керемнәрен арттыру белән аңлатыла, әлеге проектны гамәлгә ашыру бюджеттан акча сорамый.

Аерым алганда, ААҖкә әйләнәчәк предприятиеләрне түбәндәге вакытка приватизацияләү планлаштырыла: “Казэнерго”, “Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты” МУПлары киләсе елның III кварталында, “Шәһәр күперләре” II кварталында, 2015 елның I кварталында исә – “Киров районы юл-ремонтлау эксплуатацияләү идарәсе”, “Муниципаль торак программалары дирекциясе” һәм “Казгорсвет” МУПлары.

Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXVII сессиясендә сүз алган шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин шул хакта депутатларга аңлатма бирде, соңгылары аның белән килеште.