Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXVII сессиясе башланды, каралышка 9 мәсьәлә тәкъдим ителде

Аның эшендә ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнаша

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында мэр һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан каласы икенче чакырылыш Думасының 50 депутатның 42се, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан парламенты депутатлары, шәһәр прокуроры, контроль-хисап палатасы, сайлау комиссиясе җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашындагы XXVII сессиясе башланды.

Сессиядә депутатлар каралышына 9 мәсьәлә тәкъдим ителде.

Аларның беренчесе Казан каласының 2014 елга, планлы 2015 һәм 2016 елларга социаль-икътисади үсеше фаразламасы турында булса, алга таба шушы ук елларга шәһәр бюджеты һәм муниципаль милекне приватизацияләүнең фаразлама планы (программасы), муниципаль юл фонды оештыру, шәһәрнең яңа урамына исем-атама бирү турында сүз барачак.

Шулай ук 2014 елга Думаның эш планы проекты каралачак. Шәһәр Думасының элек кабул иткән “2012-2015 елларга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) буенча кулланучылар хезмәтләре өчен тарифларга өстәмәләр турында”гы карарына, башкалада җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламенты зоналары картасына, “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе”/”Предприятие жилищно-коммунального хозяйства” ҖЧҖнең 2012-2015 елларга инвестицион программасына үзгәрешләр кертү дә күздә тотыла.