Казан депутатлары муниципаль юл фондын оештыру проектын хуплап тавыш бирде

Андый фонд – ул муниципаль бюджетның бер өлеше дигән сүз

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXVII сессиясендә бүген шәһәрнең муниципаль юл фондын оештыру проекты каралды. Аны киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла.

Аерым алганда, андый фонд – ул җирле әһәмияттәге гомумфайдаланылышлы автомобиль юлларына һәм алардагы ясалма корылмаларга бәйле эшчәнлек (аларны проектлау, төзү, реконструкцияләү) чыгымнарына, күп катлы йортларның ишегаллары территорияләрен, андый территорияләргә керү юлларын ремонтлауга һәм капиталь ремонтлауга муниципаль бюджетның бер өлеше дигән сүз. Юл фондының бюджет ассигнованиеләре исә шәһәр бюджетына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетыннан нефть продуктларына (РФда җитештерелә торган автомобиль бензины, турыдан кудыртылган бензин, дизель ягулыгы, дизель һәм карбюраторлы моторлар өчен майлар) акцизлар һәм РФ Бюджет кодексының 179.4 нче маддәсенә ярашлы рәвештә каралган башка акчалардан кергән сумманың бер өлешеннән формалаша. Соңгысында авыр йөк автотранспортның машина юлларына салган зыянын каплаудан, физик һәм юридик затлардан юлларны карап тотуга бушлай һәм үзлектән керткән акчаларыннан, муниципаль контрактлар шартларын бозганнардан чыгымнарны каплатудан һәм штрафлардан, пенялардан шәһәр бюджетына җыелган һ.б. акчалар турында сүз бара.

Депутатларның барысы да муниципаль юл фонды булдыру проектын хуплап тавыш бирде. Дөрес, шуңа кадәр арадан, шәһәр бистәләренә шушы фонд акчасының күпме өлеше тия, чөнки казанлыларның өчтән бере диярлек бистәләрдә яши, дип актуаль мәсьәләне күтәрүчеләр дә булды. Моңа, бистә юллары анализланмаган, шуңа күрә күпме акча алар өлешенә эләгәсен алдан әйтеп булмый, дип җаваплады шушы проектны тәкъдим иткән шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов.