Дефицитсыз булса да, шәһәрнең кабул ителгән бюджеты киеренке, инде өстәмә керемнәргә өмет итик – мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин

Казан каласы Думасының XXVII сессиясендә 50 депутатның 42се катнашында бюджет кабул ителде, ләкин аларның 2се каршы тавыш бирде

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның 2014 елга, планлы 2015 һәм 2016 елларга муниципаль бюджеты бүген Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXVII сессиясендә 50 депутатның 42се катнашында кабул ителде, ләкин 2се каршы тавыш бирде.

Шушы мәсьәлә буенча депутатлар алдында мөнбәр тоткан шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов түбәндәгеләрне аңлаткан иде.

2014 елга шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 17 млрд. 524 млн. сум дип каралган (2013 елга башта 15 млрд. 646 млн. сум дип кабул ителгән иде, ел дәвамына аңа үзгәрешләр кертелеп, арта барды), 2015 елга 17 млрд. 543 млн. сум, 2016 елга 18 млрд. 272 млн. сум булыр дип планлаштырыла.

Киләсе ел бюджеты керемнәренең 6 млрд. сумнан артыгын Татарстан бюджетыннан бюджетара трансфертлар тәшкил итә, дип белдерде А.Гарипов чыгышында. Гомумән алганда, бюджет чыгымнарының 70 процентлабы социаль-мәдәни өлкәгә карый. Традицияне саклап, чыгымнарның иң күбе мәгарифкә китәчәк – 11 млрд. 465 млн. сум.

Депутатлардан, бистәләр мәнфәгатьләренә шәһәр бюджетыннан киләсе елга күпме акча каралган, дип борчылуга А.Гарипов, 131 нче федераль закон буенча формалаша торган муниципаль юл фондының хәзергә гомуми 68 млн. сум булыр дип күзаллана, шушы акчадан бистәләр юлларына да акча тиячәк, дип җаваплады. Балалары йөргән өчен балалар бакчаларына түләү акчасын компенсацияләүгә бюджетта 321 млн. сум салынганлыгы билгеле булды. Ләкин гомумшәһәр чаралары уздыруга, мәгариф һәм мәдәният грантларына, кече эшмәкәрлек субъектларын процент ставкаларын субсидияләүгә һ.б. ихтыяҗларга бюджетта акча салынмаган булып чыкты.

Дефицитсыз булса да, шәһәрнең кабул ителгән бюджеты киеренке, инде өстәмә керемнәргә өмет итик, дип фикерен белдерде Казан мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин да.