Басым ясаганны яратмый... Гомумән алганда, ул “уңайсыз” кеше, безгә нәкъ шундый прокурор кирәк тә - ТР прокуроры Казанның яңа прокуроры турында

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков шәһәр Думасында Казан каласының яңа прокурорын тәкъдим итте

  (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXVII сессиясе башлану белән, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков сүз алып, депутатларга шәһәр прокурорын рәсми тәкъдим итте.

27 ноябрьдә РФ генераль прокуроры тарафыннан Казан шәһәре прокуроры итеп билгеләнгән Рәфкать Уразбаев турында Илдус Нәфыйков, ул максатчан эшли торган хезмәткәр, беренче карашка кырыс кеше, диде. Үзем белән чагыштырып шуны әйтә алам: мин сыгылмалы, ул – турыдан яра торган, тышкы яктан мин йомшак, ул – кырыс, ләкин йомшак күңелле. Шулай да белеп торыгыз: басым ясаганны яратмый, эшне азрак сорасагыз, ул өеп бирәчәк, димәк, без бер-беребезне тулыландырачакбыз. Гомумән алганда, ул “уңайсыз” кеше, безгә нәкъ шундый прокурор кирәк тә, диде республика прокуроры И.Нәфыйков Р.Уразбаев турында һәм аңа шәһәр хакимияте белән эшләүдә, башкала халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда конструктив эшчәнлек теләде.

Мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин да яңа прокурорга хезмәтендә уңышлар теләде.

Аннары XXVII сессиянең төп мәсьәләләре карала башлаганчы, сессиядә XXVII Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруда өлешләре кергән бер төркем төрле даирә хезмәт кешесенә муниципаль бүләкләр тапшырылды.