Казанның Киров районына ноябрь башында өлешчә су бирелми

Шуңа күрә, су тутырылган автоцистерналар китертү күздә тотыла

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 1 ноябрь көнне сәгать иртәнге 9дан 2 ноябрь иртәнге 8гә кадәр, су белән тәэмин ителеш системасын яхшырту эшләренә бәйле рәвештә, Казанның Киров районында су үткәргеч торбаларына өлешчә су бирелми. Аерым алганда, бу уңайсызлыклар Равнинная, Водников, Завокзальная, Минусинская, Звездная, Объединенная урамнарындагы, Прибрежный һәм Поселковый тыкрыкларындагы йортларга кагыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

Халыкны су белән тәэмин итү максатында, 1е көнне Водников ур., 56 һәм Завокзальная ур., 144 адреслары буенча су тутырылган автоцистерна китертү ниятләнә.