Иртәгә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда су булмаячак

“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе алдан ук су җыеп куярга киңәш итә

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать иртәнге 9дан төнге 11гә кадәр Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларга су бирелми. Бу, аерым алганда, районда су белән тәэмин ителешне яхшырту йөзеннән эшләнә һәм Кремль, Дзержинский, Чернышевский, Профсоюз, Шамил Рәхмәтуллин, Кави Нәҗми урамнарына һәм соңгы ике урамның Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәрге йортларына кагыла.

Казан мэриясе матбугат хезмәте, Шамил Рәхмәтуллин ур., 6/9 адресы буенча су тутырылган автоцистерна куелуы планлаштырылган, дип хәбәр итә.