Казанда спорт һәм узыш судноларында һәм аквабайк буенча ярышлар үткәрелә

Спортчылар Татарстан беренчелегенә ярыша

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). 30 һәм 31 май көннәрендә Казансу елгасында, Казандагы “Круиз” рестораны турысында, спорт һәм узыш судноларында һәм аквабайк буенча Татарстан беренчелегенә ачык ярышлар уздырыла.

 

30 майда спорт һәм узыш судноларында ярышлар сәгать 10да башлана, аквабайк буенча – сәгать 10нан кичке 5кә кадәр, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.