Д.Туманов: «Быел «Алтын каләм» дә катнашучылар - һөнәри яктан өлгергән каләм ияләре

Бүген «Алтын каләм» фестиваленең Казан зонасы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан мэриясендә яшь журналистларның «Алтын каләм-2008» XIII республика фестиваленең Казан зонасында узган икенче этабына йомгак ясалды. Бирегә зона ярышында җиңү яулаган һәм призлы урын алган 17 укучы чакырылган иде.
Быелгы фестивальнең жюри рәисе, Казан дәүләт университеты доценты Дмитрий Туманов Казан мәктәпләрендә белем алучы балалар һәм яшьләр арасында иҗади фикер йөртүче, үз сүзен кыю әйтеп бирә алган яшьләрнең арта барын зур сөенеч буларак бәяләде. «Сез инде хәзердән үк үзегезне шәхес буларак күрсәтә алдыгыз, ил, республика, шәһәрне борчыган проблемалар хакында үз фикерегезне кычкырып әйтә алдыгыз», – диде ул залдагы яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Аның сүзләренә караганда, бу юлы «Алтын каләм» дә катнашучылар үзләрен һөнәри яктан катлаулы социаль проблемаларны да ачып бирерлек өлгергән каләм ияләре буларак күрсәткән. Сыйфатлы, кызыклы эшләр күп булганга, аларны уку да тиз барган. «Бу эшләрнең һәрберсенең җиңәргә хакы бар иде. Тик конкурс шартлары моңа юл куймый. Шуңа да яхшы эшләрдән тагын да яхшыракларын сайлап алу жюрига кыен булды», – ди рәис. Шулай да, аның фикеренчә, бу бәйгедә җиңелүчеләр юк. «Үзләрен формалаштырган, тирән фикер йөртүче кеше буларак күрсәтә алган бу балалар һәм үсмерләрнең һәрберсенең җәмгыятьтә җиңүче буларак урыны бар», – ди журналистика факультеты мөгаллиме. Аның фикеренчә, мондый яшьләргә бүгенге мәгълүматлаштыру чорында сорау зур булачак. Нәкъ менә иҗади фикерләргә сәләтле балалар һәм яшьләр мәгълүматлаштыру чоры элитасының нигезен тәшкил итәргә тиеш.
Дмитрий Туманов хәбәр итүенчә, быел фестивальнең Казан зонасына тәкъдим ителгән эшләр авторлары арасында узган ел катнашкан егетләр һәм кызлар да булган. Аларның эшләренә бәя биргәндә, бер ел эчендә яшь иҗатчының осталыгының үсеш дәрәҗәсе алгы планга чыккан. «Үсеш күзәтелмәгән икән, без ул эшне читкә алып куярга тырыштык», – ди жюри рәисе. Аның фикеренчә, быел җиңә алмаган кечерәк сыйныф укучыларына борчылырга урын юк. Алар 11 сыйныфка кадәр, әлеге традицион иҗат фестивалендә катнашып, Гран-при–ташламалы шартларда КДУ журналистика һәм социология факультетына керү хокукы өчен көрәшә алачак. «Вузга ташламалы шартларда укырга керү хокукы бирүче «Алтын каләм» дәрәҗәсе буенча олимпиада белән янәшә куела торган бердән-бер иҗат фестивале», – ди КДУ доценты. Ул Казан зонасы җиңүчеләрен иҗади үсештә туктап калмаска, эзләнергә, камилләшергә өндәде.