З.Вәлиева: «Казанда иҗади индустрияләр булдырырга, республика башкаласына арт-парк кирәк»

Шәһәр Думасының 40 нчы сессиясендә «Казан мәдәнияте» концепциясе кабул ителде

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының 40 нчы сессиясендә депутатлар «Казан мәдәнияте» концепциясен расладылар. Аның нидән гыйбарәт булуы хакында алдан Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева аңлатма бирде.

Концепция 2015 елга кадәр вакытка исәпләнгән һәм ул шәһәрнең инновацион үсешенә таяна. Тупланган интеллектуаль, мәдәни һәм иҗади мөмкинлекләр Казанны таныту һәм читтәгеләрне җәлеп итүнең мөһим күрсәткече булып тора, дип белдерде ул.

Шәһәрнең мәдәни сәясәте үсеше буенча эшчәнлеккә түбәндәге бурычлар куела: бердәм мәдәни киңлек булдыру, мәдәниятнең мәгърифәти ролен арттыру; сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итүгә шартлар тудыру; казанлыларның барлык категорияләре өчен, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булганнарга да, мәдәни хезмәтләрдән файдалана алу шартларын арттыру; китапханәләрнең халыкка хезмәт күрсәтүен үзгәртеп кору; Казанның мәдәни-тарихи мирасын һәм рухи, конфессиональ байлыкларын саклау; милли мәдәниятләр, этник бергәлекләр һәм халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре үсешенә этәргеч бирү, ниһаять, 2013 елда Универсиада үткәрү мөмкинлеген  Казанны дөньякүләм мәдәни башкалаларның берсе итеп күрсәтүдә файдалану һ.б.

Д.Камалиева Казанның хәзерге вакытта көндәшлектә өстенлекле яклары дип «Европа һәм Азия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш очрашкан урын», «Россиянең өченче башкаласы», «Россиянең шәркый башкаласы», «барлык татарларның бөтендөнья башкаласы» кебек шәһәрнең төгәл формалашкан брендлары, тагын федераль әһәмияттәге архитектур һәм тарихи һәйкәлләр, беренче чиратта, ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле, шулай ук шәһәрне рухи мәдәни поликонфессиональ үзәк итеп күрсәтә алырлык Кол Шәриф мәчете, Казан Мәрьям-Ана иконасы паломниклык үзәге кебек уникаль рухи үзәкләр һәм ядкарьләр, күп гасырлык традицияләрне сеңдергән гомумроссия академик сәнгать һәм мәдәни үзәкләр булуны һ.б. атады. Болардан тыш, идарә башлыгы, мәдәният өлкәсендә кадрларны һөнәри әзерләүдә зур мөмкинлек биргән музыка, сәнгать, эстетика буенча өстәмә белем бирү системасы гамәлдә һәм югары үсештә,  дип өстенлекле якларның тагын берсен итеп күрсәтсә дә, җитешмәгән як буларак мәдәният өлкәсендә нәкъ менә квалификацияле кадрларга кискен кытлыкны атады.

Д.Камалиева сүзләренчә, тагын мәдәни процессларда инновацион һәм мәгълүмати технологияләр аз кулланылу, мәдәният өлкәсендә иҗади индустрияләрнең һәм шәхси инициативаларның үсмәве, мәдәни куәтнең инвестицион өлешен кирәк кадәр кулланмау, шәһәрнең мәдәни үсеше киңлеген планлаштыруда бердәм стратегия төзелмәү һәм мәдәният өлкәсе идарәсе субъектлары эшчәнлегендә ведомстволар таркаулыгы, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты халык ихтыяҗларына туры килмәү, муниципаль учреждениеләрнең матди-техник базасы һәм нәтиҗәлелеге йомшак булу һ.б. шәһәрдә мәдәни киңлекнең үсешенә комачаулый.

«Казан мәдәнияте» концепциясе программалары тармакны 3 этапка бүлеп үстерүне күздә тора: инерцион, модернизацион һәм прогрессив. Аларның беренчесе хәзерге финанс кризис шартларында әлегәчә ирешелгәннәрне саклап калуга, икенчесе мәдәният учреждениеләре челтәрен оптимальләштерүгә, өстәмә финанслау чыганаклары табуга, тармакны гомуммилли трендлар дәрәҗәсендә яңартуга корылган һәм өченчесе мәдәниятнең инвестицион ресурсларын куллануга мөмкинлекләр ача, тармакка сыйфади үзгәрешләр кертә, мәдәният өлкәсен тормыш сыйфатының төп характеристикасы итеп карарга мөмкинлек бирә.

Сессия эшендә катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева әлеге концепцияне мәдәният учреждениеләренең матди базасын яхшырту өчен үтә әһәмиятле дип санавын белдерде. Глобальләштерү процесслары барган вакытта милли үзенчәлекләрне саклап калудан тыш, әлеге документ яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен күтәрү, модель бизнесын,  милли аш-суларны үстерү һ.б. мөмкинлекләр бирәчәк, алга таба барлык эшне уйлап-аңлап эшләргә ярдәм итәчәк, диде. Министр фикеренчә, концепциягә тагын Казанда иҗади индустрияләр булдыруны кертергә. «Чыннан да, республика башкаласына арт-парк кирәк. Үсештәге шәһәрләр үсеш инструменты – технологияләр, толерантлык һәм иҗат. Куанычка, бездә икътисад югары технологияләрне кыйбла итә, толерантлыкны бөтен тарихи үткәнебез тәэмин иткән, ә иҗатка ярдәм итү зарур», - дип белдерде З.Вәлиева.