Казан мэры полицияне Яңа ел бәйрәмнәрендә Универсиада вакытында кебек тәртип сакларга чакырды

Бәйрәмнәр вакытында полиция көчәйтелгән эш режимына күчә

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казан мэры Илсур Метшин мэриядәге киңәшмәдә полиция хезмәткәрләрен сөйкемле һәм итәгатьле булырга чакырды. Ул тагын бер тапкыр ассызыклап үткәнчә, үткән Уеннарда ТР һәм Казан полициясе үзен иң югары дәрәҗәдә күрсәтте.
РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Николаев хәбәр иткәнчә, 17 нче декабрьдән 14 нче гыйнварга кадәр бәйрәм урыннарында 760 полиция хезмәткәре кизү торачак. Көн саен үзәк һәм район чыршылары тирәсендә тәүлек дәвамында кизү тору оештырыла. Моннан тыш, 155 мәктәптә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар иҗтимагый тәртипне саклаячак. 1-14 нче гыйнварда Казанның үзәк чыршыларында өстәмә 116 хезмәткәр кизү торачак.
Яңа ел төнендә полиция хезмәткәрләре үзәк чыршыларга сәгать 20.00 чыгачак һәм бәйрәм чаралары тәмамланганчы, шунда булачак. Шул ук көнне тикшерү-оператив төркемнәре булдырыла.
Олимпия уты эстафетасы вакытында маршрут буйлап якынча 2,5 мең хезмәткәр торачак. Алар иртәнге 4тә эш урыннарына чыгачак.