Ильсур Метшин 1 нче гыйнварда Казанда чүпләрне чыгару тәртибен шәхсән үзе тикшерергә вәгъдә бирде

Яңа ел бәйрәмнәрендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтергә вәгъдә итәләр

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанның барлык идарәче компанияләренә һәм торакка хезмәт күрсәтү оешмаларына яңа ел бәйрәмнәрендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтү бурычы куелган. Моның өчен барлык предприятиеләрдә тәүлек дәвамында кизү тору оештырыла. Бу хакта Казан мэриясендәге киңәшмәдә Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин белдерде.
Казанның коммуналь комплексы предприятиеләрендә бәйрәм көннәрендә 39 бригада эшләячәк. Алар белән бергә 45 техника кизү торачак. Бәйрәмнәргә резерв электр чыганаклары әзерләнгән. Суны, җылылыкны, утны сүндерү буенча эшләр алып барылмаячак.
Күпфатирлы йортлардан каты көнкүреш калдыкларын эш графигы нигезендә чыгарачаклар. 30 нчы декабрьдән 1 нче гыйнварга кадәр әлеге юнәлеш буенча көчәйтелгән эш барачак.
Казан мэры Илсур Метшин барлык район башлыкларын һәм Гыйниятуллинны 1 нче гыйнварда шәхсән үзе әлеге мәсьәләне тикшереп чыгачагы турында кисәтеп куйды.
Гыйниятуллин ассызыклап үткәнчә, бүгенгә күпфатирлы йортларның исминлеген тәэмин итү буенча барлык профилактик чаралар башкарылган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев белдергәнчә, яңа ел бәйрәмнәре вакытында урамнарны чистартуга 600 техника җәлеп ителәчәк.