Бүген Казан шәһәренең Генераль планы кабул ителде

Генераль план 2020 елга бер кешене 31 квадрат метр торак блән тәэмин итү максатын куя
(Казан, 28 декабрь, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казан шәһәр Думасының уналтынчы сессиясенең икенче утырышында депутатлар Казан шәһәренең Генераль планын кабул итте. Генераль план турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Генераль план шәһәр өчен тарихи документ булып тора. Иң беренче тапкыр шәһәрнең генераль планы 1768 елда ук кабул ителгән була. Аннан соң утызынчы елларда планга үзгәрешләр кертелә. 1969 елның 6 августында кабул ителгән Генераль план РСФСР Министрлар Советының Карары белән раслана. 1992 елның 10 августында 1969 елда кабул ителгән планның вакыты чыгу һәм дәүләтнең базар икътисадына күчүе сәбәпле, Казан шәһәре хакимияте башлыгы тарафыннан яңа генераль план төзү турында карар кабул ителә. 2006 елның ахырына Казан шәһәренең Генераль планы эшләнеп бетә.
Бу хакта Илсур Метшин: “Казанга яңа Генераль план кирәклеге көн тәртибенә басты. Аны раслау – безнең тарихи миссиябез”, – дип белдерде. Һәм 2007 елның 21 декаберндә ТР Дәүләт Советы тарафыннан "Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору, үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын кабул итүен әйтеп, аның нигезендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирләре 18,8 мең гектарга артып, бүгенге көндә 61, 3 мең гектар тәшкил итүен белдерде.
2006 елның 25 декабрендә Казан шәһәренең генераль планы башкалада яшәүчеләр тарафыннан бәяләнгән. Илсур Метшин сүзләренә караганда, шәһәрлеләрнең генераль план турында тыңлауларда катнашуы мөһим.
Хәзерге вакытта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафис Борханов бүген депутатларны Генераль планның төп нигезнамәләре белән таныштырып чыкты. Рафис Борханов сүзләренә караганда Генераль планның максатлары булып шәһәрнең социаль–икътисади тотрыклы үсешен тәэмин итү, киләчәктә шәһәр территориясеннән файдалану, шәһәрдә тормыш итү өчен уңайлы һәм имин җирлек булдыру, юллар һәм инженерлык объектлары төзелеше өчен җирләрне резервка алу, планлаштыру һәм межалау проектларын эшләү, шәһәрнең һәм аңа якын булган районнарның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген яхшырту тора.
2020 елга кадәр эшләячәк яңа Генераль планның беренче чиратындагы каралган чараларны 2010 елга кадәр тормышка ашыру көтелә. Әлеге документның нигезенә көтелгән халык исәбе, бер кешегә туры килгән торак белән тәэмин ителеш, торак төзелеше территорияләре белән сәнәгать предприятиеләрен урнаштыру мәйданчыклары арасындагы тигезлек кебек күрсәткечләр салынган. Генераль планны төзүчеләр фаразлавынча, 2020 елга бер кешегә 31 квадрат метр торак туры килергә тиеш.
Билгеле булганча, күп итеп торак төзү өчен җирләрнең дә күп булуы кирәк. Генераль планны төзегәндә Казан шәһәре урнашкан 42,5 мең гектар җирдә буш яки нәтиҗәле файдаланылмый торган җирләрнең бөтенләй диярлек калмавы ачыкланган. Килеп туган хәлдән чыгу өчен, Казан шәһәренә Биектау, Питрәч, Лаеш муниципаль районы җирләре кушылган. Казан шәһәре чикләренә Биектау районының Белянкино, Константиновка, Озерный, Самосырово, Чебакса авыл җирлекләре, Питрәч районының Чернопенье авыл җирлеге кертелгән. Рафис Борханов билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта Казан шәһәренең иске җирләрен нәтиҗәле файдалану күз алдында тотыла.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып Казанның тарихи үзәген төзекләндерү тора. Бу үз чиратында үзәктәге аз табыш китерә һәм экологик яктан зыянлы торган оешмаларны шәһәр читенә чыгаруны, алар урынына иҗтимагый–эшлекле зоналар – кунакханәләр, затлы йортлар төзүне күз алдында тота.
Торак төзү мәсьәләләренә килгәндә, Казанның үз җирләрендә 2020 елга кадәр 5 млн. квадрат метр торак төзү көтелә. Яңа кушылган территорияләрдә исә 4,5 млн. квадрат метр торак сафка бастырылачак.
Генераль план проекты гомумшәһәр өчен әһмиятле булган түгәрәк рәвешле һәм радиаль магистральләр системасын булдыруны, шулай ук районнардагы магистральләр челтәрен үстерүне планлаштыра. 2020 елга кадәр чараларны тормышка ашыру өчен, 170 км урам һәм юл төзергә, төзекләндерергә, 9 күпер,10 җирасты һәм җирөсте юллары, 24 транспорт төенләнеше төзергә кирәк булачак.
Шәһәр пассажир транспорты системасын үстерүгә килгәндә, Генераль планда электр транспортына, бигрәк тә метрополитен төзелешенә зур игътибар бирелә. Казан метрополитенының 21 километрлы беренче линиясе Авиатөзелеш районының “Завод” станциясе белән “Азино” станциясен, 8 километрлы линиясе Восстание разъездын “Компрессорный” станциясе белән тоташтырачак.
Рафис Борханов чыгышыннан аңлашылганча, Генераль планда шәһәрнең тимер юл, автомобиль, су, һава транспорты системасын үстерү, чистарту корылмаларын яңарту, җылылык, газ, элемтә белән тәэмин итү юлларын камилләштерү һәм башка мөһим чаралар да каралган. Шәһәр җитәкчелеге Казанны яшелләндерү мәсьәләсен дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саный.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Казан шәһәр Думасы киләсе сессияләренең берсендә Генераль планны тормышка ашыру планын тикшерәчәк, шулай ук һәр тармакның үз программалары да эшләнергә тиеш.